Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары һәм шәхсән күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, ЛДПР фракциясе җитәкчесе Владимир Жириновскийның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.
Бүген Казан Ратушасында "Ата-аналар аерылышкан чорда балаларга психологик ярдәм оештыру турында" түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе һәм Казан шәһәр Думасының «Өмет – Надежда» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары тәкъдиме белән үткәрелде.
ТР Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Советның кадрлар комиссиясе карары белән ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ольга Александровна Благодарова Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Электрон мактау тактасына кертелде.
Бүген Казанда Халыклар дуслыгы йортында Төрекмәнстан белән Россия Федерациясе арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 30 еллыгына багышланган фәнни-мәдәни чара узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучылар һәм кунаклар адресына котлау юллады.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитештерү тармагы алдынгыларына, медицина җәмәгатьчелеге вәкилләренә, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенциягә һәм Татарстанның танылган спортчыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Бүген Дәүләт Советында ветераннарны «ТАССР төзелүгә100 ел» медале белән бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән узган чакырылышларның 23 депутаты һәм Дәүләт Советы аппаратының лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләре бүләкләнде. Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 8 кешегә медальләр тапшырды.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе "Инвалидлар проблемалары турында. КПРФ фракциясенең карашы" дигән матбугат конференциясе уздырды. Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин һәм Александр Комисаров журналистларга шул темага уздырылган түгәрәк өстәлнең нәтиҗәләре турында сөйләделәр һәм сорауларга җаваплар бирделәр.
Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды, аның барышында “Илкүләм проектлар: Татарстан 2021” республика фотоконкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Cекретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе "Татарстан Республикасында инвалидлар проблемалары турында" түгәрәк өстәл үткәрде. Аның эшендә фракция әгъзалары Хафиз Миргалимов, Фадбир Сафин, Мансур Гарифуллин, шулай ук парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, министрлыклар һәм ведомстволар, җәмәгатьчелек һәм гражданнарның инициатив төркемнәре вәкилләре катнашты.
Бүген Лениногорск Украинада махсус хәрби операция уздыру вакытында батырларча һәлак булган Россия армиясенең өлкән лейтенанты Дамир Исламов белән хушлашты. Россия Героен соңгы юлга озату чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.