Бүген Мәскәүдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм итү буенча комиссиясенең утырышы узды. Комиссия утырышында Югары совет әгъзасы, партиянең Татарстан бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Отставкадагы медицина хезмәте майоры, медицина фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган табибы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсхәт Гыйниятуллинга 100 яшь тулды. Республика парламенты исеменнән ветеранны юбилее белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады. Очрашуда шулай укДәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, республиканың сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Марат Мәхмүтов катнашты.
Мәгариф проектларына ярдәм итү фонды РФ Дәүләт Думасы ярдәме белән "Безнең тарих" V Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе башлануы турында игълан итте. Быел ул 1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 210 еллыгына багышлана.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шулай ук республиканың мәгариф учреждениеләрендә булды, педагоглар һәм укучылар белән аралашты. Моннан тыш, парламентарийлар Татарстан мәктәпләрендә Мәдәният дәресләрен уздыруда катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына Казанда Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда узган парламент дәресендә кунак буларак катнашты. Парламент җитәкчесе лицеистлар белән аралашты, Татарстан Конституциясенең ничек кабул ителүе, быел үзенең 30 еллыгын билгеләп үтүе республиканың Төп законы тарафыннан нинди хокукларның гарантияләнүе турында сөйләде.
Казаннан Ростов өлкәсенә Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан качакларга гуманитар ярдәм төягән чираттагы фура китте. Йөкне төяү "Бәхетле" складыннан узды. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлар һәм хәйрия акциясендә катнашучылар белән аралашты.
Бүген Дәүләт Советында каты коммуналь калдыклар белән эш итү турындагы законнарны камилләштерү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең "чүп-чар" реформасының кайбер аспектлары турында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев мәгълүмат бирде.
Бүген Казанда Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы утырышы узды, анда милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр, Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм Ассамблея башкарма комитетының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук 2022 елга планнар турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Бүген Дәүләт Советында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацияләрен күтәрү программасы кысаларында "Татарстан Республикасы үсеше проблемаларын хәл итүдә республика парламентының республика дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге" темасына семинар узды. Дәресне ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгатьләрнең төп темасы район һәм авыл мәдәният учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау мәсьәләләре булды.