Бүген Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышында депутатлар ТР җәмәгать судьясын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. ТР Югары Суды тәкъдим иткән кандидатура бертавыштан хупланды.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының яңа сайланган депутатлары Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча парламент комитетларында эшләячәк.
Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Президенты тәкъдим иткән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфасына Евгений Варакин кандидатурасын килештерделәр.
Бүген иртәнге сәгать 10да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы ачылды.
Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды, анда парламентарийлар IV кварталга эш планы буенча фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» фракциясе утырышында республикада авыл хуҗалыгы кооперациясенең нәтиҗәле практикалары турында сүз барды. Моннан тыш, фракция утырышында партиянең Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм җирле кабул итү бүлекчәләрендә 2022 елның сигез аенда бердәм россиялеләр эше турында хисап тәкъдим ителде. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Депутатлар парламентның утыз дүртенче утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карадылар һәм фракциянең эш планын үтәү барышы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының яңа сайланган депутатлары Рима Мөхәммәдшинага һәм Дмитрий Анисимовка депутат таныклыклары һәм значоклар тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Белорусь Премьер-министры Роман Головченко «Татарстан-Беларусь» эшлекле форумын ачтылар. Ул эшкуарлык өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне активлаштырырга тиеш. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Казанга Премьер-министр Роман Головченко җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе рәсми визит белән килде. Беларусь вәкилләре Татарстанның икътисадый, инвестицион һәм инновацион потенциалы белән таныша. Беларусь Республикасы Премьер-министрын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөри.