Гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар ТР Иҗтимагый палатасының "ТРда 2021 елда гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында" докладын тыңладылар. Аны палата рәисе Зилә Вәлиева тәкъдим итте.
Бүген бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында республика закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Светлана Вострикова һәм Алсу Нәбиева тарафыннан кертелгән.
«Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы законы проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнде. Документны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президентының мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында мәҗбүри хисабы 2021 ел нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы утырышында каралды. Хисапны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде, ул республика законнарында кайбер федераль законнарга кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алу зарурлыгына бәйле рәвештә әзерләнгән.
Бүген Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проект беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде, аны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Сүз «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 29 ноябрендә кабул ителгән 382-ФЗ номерлы Федераль закон турында бара.
Дәүләт Советы депутатлары Россия Президенты Владимир Путинның Украинаны демилитаризацияләүгә һәм денацификацияләүгә, Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән гамәлләрен хуплады. Бүген парламент утырышында илнең лидерына тиешле Мөрәҗәгать кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2021 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап каралды. Бу мәсьәлә буенча республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.