Бүген парламентта "КПРФ депутатларының Дәүләт Советында башка дәрәҗәләрдәге депутатлар белән үзара хезмәттәшлеге турында. Закон чыгару активлыгын арттыру" дигән темага семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, КПРФ ҮК рәисенең беренче урынбасары Юрий Афонин катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат районында фатир ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты һәм социаль әһәмияткә ия объектларның эше белән танышты.
Бүген Нурлат районында авыл халкының эш активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды, анда республиканың 10 районыннан район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты. Семинарны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Бүген Казанның В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры сәхнәсендә Максим Горький пьесасы буенча “Васса” спектакле премьерасы булды. Тамашачылар арасында тормыш иптәше Луиза Акрамовна белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова бар иде.
Бүген Казанда, К(И)ФУның Император залында тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Индус Таһировка 85 яшь тулуга багышланган тантаналы чара узды. Танылган галимне юбилее белән республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бүген Казанда, IT-паркта "ПолитЗавод-2021" республика иҗтимагый-сәяси проектын ачу тантанасы узды. Проектта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин туган көне уңаеннан котлау телеграммалары ала.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районында булды, анда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың 14 районыннан җитәкчеләр, фермерлар катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәй районында Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Президиумының өченче күчмә утырышын үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында «Татарстан Республикасында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы законнарны гамәлгә ашыру турында» матбугат конференциясе узды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов җавап бирде.