Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы-Эл Корылтае Рәисе Эжер Ялбаков белән очрашты. Яклар 2023 елның октябрендә Алтай Республикасында имзаланган килешү кысаларында парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Ульяновски шәһәрендә узган Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында каралды. Моннан тыш, яшь парламентарийлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган уртак чаралар уздыруны планлаштыралар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ульяновскида эш сәфәрендә, анда ул Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе эшендә катнаша.
Бүген Югары Ослан районында узган Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Бүген Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе конференциясе узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр, уку оешмалары һәм спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Бүген Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл утырышында күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру һәм уздыру өлкәсендә хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта парламент депутатлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты, моннан тыш, видеоэлемтә режимында актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга республиканың муниципаль районнары вәкилләре дә кушылды.
Дәүләт Советы депутатлары һәм республика парламенты Аппараты хезмәткәрләре әнисе Сара Ислам кызы Әхмәтованың йөз яшенә җитеп килгәндә вафат булу сәбәпле Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның, аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашалар.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, сайлаучылар белән очрашты, хатын-кызларны 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Халык шагыйре, публицист, Россия дәүләт премиясе лауреаты, Тукай премиясе лауреаты Ренат Мәгъсүм улы Харис – өч чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган кеше, 1995-1999 елларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары иде.
Татарстан Дәүләт Советы быел 30 еллыгын билгеләп үтә. ТАССР Югары Советының хокукый дәвамчысы – беренче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тәүге утырышы 1995 елның 30 мартында узды. Парламентның беренче чакырылышы ниндирәк булган, аңа нинди сынаулар аша узарга туры килгән һәм ул законнар белән республика тормышында нәрсәләрне үзгәрткән? Беренче – җиденче чакырылышлар Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләде.