Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
18
март, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатларга республика Фәннәр Академиясенең 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим ителде. Моннан тыш, парламентарийлар республикада «алдынгы инженерлык мәктәпләре» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты, шулай ук мәдәни мирас объектлары, Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы канун  проектларын карадылар. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы доклады Социаль сәясәт комитеты утырышында тәкъдим ителде, ул бүген Дәүләт Советында узды. Моннан тыш, парламентарийлар балаларның һәм яшьләрнең мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар республикада социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар административ хокук бозулар турында ТР Кодексына һәм Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул итте.


17
март, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә «Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең төп факторы буларак халыклар дуслыгы» фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, сәясәт фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


14
март, 2025 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар хайваннарның йогышлы һәм аеруча куркыныч авырулары буенча эпизоотик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Ульяновскида узган Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар округ төбәкләрендә пилотсыз авиацияне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар. Моннан тыш, утырышта Россиянең  традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, халык белән очраштылар, республика мәгариф проектын ачу тантанасында катнаштылар, махсус хәрби операция зонасына ярдәм җибәрделәр.


13
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы-Эл Корылтае Рәисе Эжер Ялбаков белән очрашты. Яклар 2023 елның октябрендә Алтай Республикасында имзаланган килешү кысаларында парламентара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International