Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы, шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашында парламент дәресләре уза. Парламент дәресе – 2025 Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Дәреснең темасы – «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!».

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районына эш сәфәрендә булды, анда «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында оештырылган чараларда катнашты, «Теләче» сәнәгать паркының, «Богородские теплицы» предприятиесенең эше белән танышты, «Киләчәк» яшьләр үзәгендә булды, район җәмәгать кабул итү бүлмәсендә эшләүчеләр һәм килгән кешеләр белән аралашты, шулай ук партиянең җирле бүлеге активы белән очрашты. «Бердәм Россия көне» кысаларында Теләче районында барлыгы 12 мәйданчык оештырылган иде. Сәфәрдә парламент җитәкчесен «Бердәм Россия»нең Татарстан региональ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озатып йөрде.


18
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Лаеш муниципаль районында булды, анда район Советының хисап сессиясендә катнашты, шулай ук 2024 елда районның авыл җирлекләрендә ачылган социаль объектларны карады.

Бүген Яңа Чишмә авылында муниципаль район Советы утырышы узды, анда депутатлар 2024 елдагы эшкә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Совет утырышы эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Мамадыш районы Советының хисап утырышында 2024 елдагы эшкә йомгак ясалды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Муниципаль депутатлар шулай ук 2025 елга бурычлар турында да фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районына эш сәфәре кысаларында төзелеп килүче күпфункцияле спорт үзәгендә булд

Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казанның 125нче гимназиясе һәм Мәгълүмати технологияләр көллияте укучылары өчен парламент дәресләре үткәрде. Студентлар һәм мәктәп укучылары белән очрашулар республика парламентында узды.

Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге, Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты инициативасы буенча җыелган, гомуми авырлыгы 100 тоннага якын булган чираттагы гуманитар йөк килеп җитте. Гуманитар колоннаны Дәүләт Советы депутатлары Азат Җиһаншин һәм Ринат Фазылов, Теләче һәм Чирмешән районнары башлыклары Айрат Фәтхуллин һәм Рамил Айбатов, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озатып барды.

Бүген Мамадыш политехника көллиятендә «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Күргәзмәне ачу тантанасы Мамадыш муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы кысаларында узды. 

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районына эш сәфәрендә, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнаша. Сәфәр кысаларында парламент җитәкчесе Мамадыш районы ветераннары Валентина Лаптевага, Валерий Классенга һәм Хәсән Шәрәфетдиновка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны Бөек Җиңү юбилее белән котлады, ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде.


17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре Идел буе районының 133 нче «Гаилә» күппрофильле лицеенда парламент дәресендә кунак булды.  «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресе Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International