Бүген Мәскәүдә VIII чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасының җиденче сессиясе ачылды. Видеоэлемтә режимындагы көзге сессиянең беренче утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләрен киңәшмәгә әзерләү эше төгәлләнә. Бүген парламентта 1-16 нчы бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланган Дәүләт Советы депутатларының территориаль җыелышы узды. Чараны Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов үткәрде. Җыелышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Казанның Зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге ХХ халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты булды. Татарстан Республикасы Рәисе, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән фестиваль кунакларын һәм лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул Гала-концертка хатыны Луиза ханым белән килде.
Вадим Никитин Мамадыш районы башлыгы итеп сайланды. Район Советының 33 нче утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен чираттагы тапкыр ярдәм җыю оештырды. Татарстан таҗикларының милли-мәдәни автономиясе 2 млн сумлык беренчел кирәк- яраклар, балалар һәм өлкәннәр өчен җылы кием, юрганнар һәм матраслар җыйды.
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Фәрит Мөхәммәтшинны VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайларга тәкъдим итте. Кандидатура бүген Казанда узган партиянең төбәк сәяси советы утырышында расланды.
Бүген Казанның Сәхипгәрәй Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXVI конференциясе узды, анда җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясенә йомгак ясалды. Моннан тыш, бердәм россиялеләр оештыру һәм кадрлар мәсьәләләрен карадылар, якындагы перспективага партия оешмасының бурычларын билгеләделәр.
Бүген Казанның Үзәк стадионында Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Бүген Казанның Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда «Бердәм Россия» партиясеннән VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайланган депутатларның оештыру җыелышы узды. Алар парламент фракциясен булдыруның оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм фракция турындагы нигезләмәне расладылар. Моннан тыш, VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсендә катнашу өчен республика сайлау округы буенча сайланган бердәмроссиялеләр арасыннан кандидатуралар билгеләделәр. Партиянең төбәк сәяси советы президиумы йөкләмәсе буенча җыелышны депутат Камил Нугаев үткәрде.
Бүген Казанда Кытай Халык Республикасы игълан ителүгә һәм Россия белән Кытай арасында дипломатлык мөнәсәбәтләре урнашуга 75 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.