Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
6
сентябрь, 2024 ел
җомга

Белеп дәвалау, профессиональ медиклар, ә тагын җыр- биюләр һәм яхшы кәеф – болар барысы бергә Казандагы хәрби госпиталь пациентларына тизрәк терелергә ярдәм итә. Сугышчылар өчен оештырылган концертта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да булды. Парламент башлыгы махсус операциядә катнашучылар белән аралашты һәм аларның тизрәк савыгуларын теләде.


5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе дәвам итә, аның кысаларында Дәүләт Советы депутатлары махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары янына баралар, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйлиләр, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклыйлар. Проект «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бүген КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Беренче ярдәм күрсәтергә әзер» проектына старт бирде, аның кысаларында белгечләр республика халкын беренче ярдәм күрсәтергә, җәрәхәтләр, яраланулар һәм бәхетсезлек очракларында үзара ярдәмләшү күнекмәләренә өйрәтәчәк.


4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яр Чаллы шәһәрендә булды, анда капиталь ремонттан соң ачылган 11 нче спорт мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, тренерлар һәм яшь спортчылар белән аралашты, шулай ук Яр Чаллы шәһәре активы белән очрашты.

Бүген Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин махсус хәрби операциядә  катнашучыларның гаиләләрендә булды. Очрашу "Бердәм Россия" партиясенең «Үзебезнекеләрне кайгырту» республика проекты кысаларында узды.


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанда «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе дәвам итә. Аның кысаларында Дәүләт Советы депутатлары махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашалар, республикада гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйлиләр, аларга өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнен ачыклыйлар.  Проект «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Дүшәмбе, яңа уку елының беренче көнендә, Дәүләт Советы депутатлары үз сайлау округларындагы мәктәпләрдә тантаналы линейкаларда катнашты, укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын Белем көне белән котлап укуларында уңышлар теләделәр.


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм республика парламенты депутаты, «Спасение» иминият медицина җәмгыяте директорлар советы рәисе Геннадий Глушков республиканың Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очраштылар. Очрашулар «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсенең «Үзебезнекеләрне кайгырту» акциясе кысаларында узды. Парламентарийлар хәрбиләрнең якыннары белән аралаштылар, аларның сораулар һәм теләкләр тыңладылар.

Бүген Казанда, Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Россия Федерациясе Прокуратурасы университетының филиалы Казан юридик институты студентларына тантаналы төстә студент билетлары тапшырылды. Белем көне һәм югары уку йорты тарихында яңа этап белән мөгаллимнәрне һәм студентларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Юрий Пономарёв, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры, Россия Фәннәр академиясе президенты урынбасары, Россия Фәннәр академиясе галиме Талия Хәбриева, Россия Федерациясенең Прокуратура университеты ректоры Игорь Мацкевич котлады.

Бүген, яңа уку елының беренче көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш муниципаль районында булды, анда ул Комлы Кәвәл һәм Усад авылларында яңа ачылган мәктәпләрдә тантаналы линейкаларда хөрмәтле кунакларның берсе булды. Парламент җитәкчесе республика җитәкчелеге исеменнән педагогларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын Белем көне белән котлады, укучыларга укуда уңышлар һәм тормышта активлык теләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International