Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проектларын тикшерделәр. Утырыш кысаларында парламентарийлар шулай ук җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясадылар.
Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда депутатлар 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына ТР бюджеты турында закон проектын, шулай ук гамәлдәге экологик һәм җир законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан республика һәм федераль закон проектларын тикшерделәр. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген ТР Юстиция министрлыгында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының күчмә утырышы булды, анда депутатлар республиканың башкарма хакимият органнарында һәм җирле үзидарә органнарында норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, профильле комитет әгъзалары «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын хупладылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова катнашты. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын тикшерделәр. Парламентарийлар шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, инновацион эшчәнлек, дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.
Бүген Дәүләт Советында Беларусь һәм Россия Берлегенең Энергетика һәм транспорт буенча Парламент Җыелышы комиссиясе утырышы узды, анда Союз парламентарийлары ике дәүләтнең төбәкара хезмәттәшлеге мәсьәләләре, шулай ук Беларусь төбәкләренең Татарстан Республикасы белән алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар Беларусь һәм Россия төбәкләре арасында пассажирлар авиациясен субсидияләү мәсьәләләрен карады. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Җыелышының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе әгъзалары белән очрашуында Татарстан Республикасының Беларусь Республикасы өлкәләре белән төбәкара хезмәттәшлеген киңәйтү мәсьәләләре, шул исәптән Россия-Беларусь партнерлыгы кысаларында парламентара элемтәләр мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Казан дәүләт энергетика университетында гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары һәм проектлары белән Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Җыелышының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе әгъзалары танышты. Комиссия рәисе Алексей Кушнаренко җитәкчелегендәге делегация әгъзалары мәгариф учреждениесендә булдылар, укытучылар һәм студентлар белән аралаштылар. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашты.
Парламентның профильле комитетларында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын тикшерү башланды. Бүген республиканың төп финанс законы проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең Прокуратура университеты ректоры Игорь Мацкевич һәм РФ Прокуратура Университетының Казан юридик институты (филиалы) директоры Елизавета Демидова-Петрова белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда хокукый белем бирүне үстерү, шулай ук прокурор хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында Беларусь һәм Россия Берлегенең Энергетика һәм транспорт буенча Парламент җыелышы комиссиясе әгъзалары Комиссия рәисе Алексей Кушнаренко җитәкчелегендә Казан шәһәре белорусларының «Спадчына» иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашты.