Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты муниципаль хезмәтнең класс чинын биргәндә квалификация имтиханын гамәлдән чыгара.

Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты бюджетның керем өлешен 56,4 млрд. сумга арттыруны күздә тота.

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы ачылды.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар кырык сигезенче утырышның көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр һәм берләшмәнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар агымдагы елның IV кварталында депутатлар төркеменең эш планы, шулай ук Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Утырышны  депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Профильле комитет әгъзалары шулай ук 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын тикшерделәр.

Бүген Казанда 93 нче гимназия территориясендә А.С. Пушкин һәйкәлен һәм яңартылган «Пушкин бакчасы» скверын ачу тантанасы узды. Чара Бөтенроссия лицейчы көне алдыннан оештырылган иде. Бәйрәм шулай ук А.С.Пушкинның Казан шәһәрендә булуына 190 ел тулуга да багышланган. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин педагогларны һәм лицейчыларны истәлекле вакыйга белән котлады.

Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда депутатлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын хупладылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International