Бүген Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясе эгидасы астында җыелган йөк җибәрелә. Республиканың төрле почмакларыннан ЛХРга барлыгы 160 тонна авырлыктагы 8 фура китә.
Бүген Дәүләт Советында Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе каршындагы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда ике телле һәм күп телле мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук педагогика юнәлешләре буенча югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлекле, философия фәннәре докторы, профессор, Россия табигый фәннәр академиясенең мөстәкыйль әгъзасы, культурология, тарих һәм милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгеч Рамазан Абдулатипов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Бүген Дәүләт Советында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законын тикшерүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта гражданнар мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.
Республика Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы тәртибендә Дәүләт Думасына «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын җибәрәчәк. Мондый карар бүген парламент утырышында кабул ителде. Закон проекты Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, ТР Прокуратурасы, Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе белән берлектә эшләнде.
Дәүләт Советы РФ ФС Дәүләт Думасына «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында «Федераль законның 24 статьясына һәм «Альтернатив гражданлык хезмәте турында» Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын кертү буенча закон чыгару инициативасын җибәрде. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде. Документны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон проекты кабул ителде. Закон проектын Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов тәкъдим итте. Закон проектын тикшерүдә республика парламентына узмаган сәяси партияләр катнашты.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде.
«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты бүген Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында каралды. Документ нигезендә, шәһәр җирлекләренең, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә тиешле муниципаль берәмлек милкендәге җир кишәрлекләре чикләрендә урнашкан территориягә карата әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын ачыклау һәм мондый зыянны бетерүне оештыру кертелә.