Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Питрәч районында Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды, анда депутатлар, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре республиканың яшь гражданнарын патриотик тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар һәм парламент Президиумы әгъзалары Советлар Союзы Герое Галимҗан Камали улы Камалиев бюстына чәчәкләр салдылар, шулай ук Питрәч районында митингта катнаштылар.


21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучы ветераннар» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Республика җитәкчелеге исеменнән конкурс лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент башлыгы шулай ук җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Бүген Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең социаль-икътисадый һәм гуманитар фәннәр бүлекчәләренең берләштерелгән хисап-сайлау җыелышы узды, анда ТР Фәннәр академиясенең кайбер фәнни юнәлешләр буенча вакансияләренә гамәлдәге әгъзаларны (академикларны) һәм әгъза-корреспондентларын сайлау өчен кандидатлар каралды. Дәүләт Советы Рәисе, сәяси фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтшинның кандидатурасы ике бүлекчә әгъзалары тарафыннан да «Политология» белгечлеге буенча ТР Фәннәр Академиясенең тулы хокуклы әгъзасы итеп сайлау өчен бертавыштан хупланды.


19
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

«Бердәм Россия» партиясе Генераль советының халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм итү комиссиясе илнең тышкы сәяәстенең яңа концепциясе турында фикер алышты. Видеоэлемтә буенча утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.


18
июнь, 2023 ел
якшәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада  халкыбызның милли  бәйрәме – Сабан туенда кунак булды.


17
июнь, 2023 ел
шимбә

Кукмара районының Нырья авылында удмурт халкының милли бәйрәме Гырон быдтон узды. Ул бөтен Россиядән 3 меңнән артык кунак һәм илнең 300гә якын иҗади коллектив вәкилләрен җыйды. Республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм кунакларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


16
июнь, 2023 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, татарстанлыларны язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык бәйрәмнәре белән котладылар, шулай ук Россия көненә багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.


15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 10 сентябрендә Татарстанда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак. Бу хакта бүген Казанда узган «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышында билгеле булды. Утырышны төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International