Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең X съезды узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган 3 елдагы эшчәнлек турында хисап белән чыгыш ясады һәм киләчәккә бурычларны билгеләде. Съезд эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


28
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Уфада Россия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумы үз эшен тәмамлады. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аның эшен югары бәяләде.


27
июнь, 2023 ел
сишәмбе

27 июньдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Белорусь төбәкләренең X юбилей форумында катнашу өчен Уфага килде.

Бүген ТР Дәүләт Советының «Татарстан-яңа гасыр»  депутатлар төркеме әгъзалары «Бүгенге көннең патриоты» темасына күчмә утырыш үткәрделәр, анда патриотик тәрбия мәсьәләләре һәм аның шәхес формалашудагы роле турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл Казанның Левченко бистәсендәге «Полимер» мәдәният йортында узды.


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, муниципаль районнарда социаль чараларда һәм акцияләрдә катнаштылар, шулай ук республикада авыл хуҗалыгы эшләренең барышы белән таныштылар.


24
июнь, 2023 ел
шимбә

Казанлыларның яраткан ял итү урыны булган Аккош күле яры бүген башкала Сабантуен – татар халкының борынгы бәйрәмен үткәрә торган  мәйданчыкларының берсенә әверелде, ул мәйданга республикада яшәүче барлык милләт вәкилләрен, төрле яшьтәге һәм төрле дин тотучы кешеләрне  җыйды. «Сабан бәйрәме»ндә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Рәисеннән, республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын бу катлаулы вакытта Россия Президенты Владимир Путин тирәсендә берләшергә чакырды.


23
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген Чүпрәле районында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР каршындагы татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә, туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзалары ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты белән берлектә Казанның социаль инфраструктура объектларында – «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган оешмасында, «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгендә, инклюзив ял үзәгендә һәм башка учреждениеләрдә булдылар.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында РФ ФС Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина һәм дума комитеты әгъзалары Татьяна Буцкая, Елена Вторыгина, Ольга Коробова һәм Татьяна Ларионова белән очрашты. Очрашуда шулай ук Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International