Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы, язгы сессияне йомгаклау, 13 июльдә узачак. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырган парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
Бүген Ютазы муниципаль районында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының һәм Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының күчмә уртак утырышы узды. Көн тәртибендә төп мәсьәләләрнең берсе гражданнарның үзара салым салу өлешендә җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләсе булды.
Бүген Социаль сәясәт комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышында авылда яшәүче өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруны оештыру һәм сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.
Бүген Түбән Камада узган Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты белән Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм комитетлар каршындагы Эксперт советларының күчмә уртак утырышында икътисади үсешнең төп драйверлары булган яңа транспорт коридорларын үстерү һәм халыкны транспорт белән тәэмин итү турында сүз барды. Парламентарийлар шулай ук «Түбән Кама» сәнәгать паркында, «Горэлектротранспорт» МУП-ында булдылар, автомобиль юлы һәм Кама аша күпер төзелеше барышы белән таныштылар, берничә республика закон проектын карадылар һәм комитетларның быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясадылар.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышы булды, анда парламентарийлар Татарстан территориясендә «Волганы сәламәтләндерү» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар республиканың Экологик һәм Җир кодексына, шулай ук органик продукция җитештерүне үстерү һәм ветеринария эше турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.
Бүген парламентарийлар Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Казанда республиканың иң борынгы музыка уку йортларының берсе булган П.И. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә узган күчмә утырышында балаларга сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирүне үстерү һәм «Пушкин картасы» проектын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, профильле комитет әгъзалары 2023 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар һәм быелның III кварталына эш планын расладылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук комитет эшенә беренче яртыеллыкта йомгак ясадылар. Утырышны комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров үткәрде.
Бүген Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды. Чарада республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән киңәшмәдә шулай ук республика Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика мәктәпләрен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдылар, шулай ук татарстанлыларны милли бәйрәмнәр белән котладылар.
Бүген Мәскәүдә «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә Сабантуй узды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән мәскәүлеләрне, Россиянең төрле күпмилләтле төбәкләреннән килгән кунакларны бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.