Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген парламентарийлар Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы депутат Мәгъсүм Сәләхов кандидатурасын Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә эшләү өчен хупладылар. Бу нисбәттән гариза депутатның үзеннән кергән  иде.

Бүген депутатлар Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 8 нче суд участогына җәмәгать судьясын сайлау мәсьәләсен карадылар.  Сайлануга кандидатураны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык бишенче, ягъни язгы сессияне йомгаклау утырышы үз эшен башлады.

Дәүләт Советындагы КПРФ фракциясенең бүгенге утырышында депутатлар парламентның кырык бишенче утырышының көн тәртибен карап чыктылар һәм агымдагы елның беренче яртысында эшкә йомгак ясадылар.

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан — Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышы узды, анда парламентарийлар партиянең җирле бүлекчәләренең төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә һәм җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә алып барылган эшләр турында фикер алыштылар, шулай ук 2023 елның икенче яртыеллыгына Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Моннан тыш, утырышта фракциянең быелның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.


11
июль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гомуми җыелышы узды. Республиканың академик берләшмәсе форумында Дәүләт Советы Рәисе, ТР Фәннәр академиясенең мөстәкыйль әгъзасы (академик) Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Утырышта Академиянең яңа сайланган әгъзаларына дипломнар тапшырылды, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты сайланды. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин В.Е. Алемасов исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика мәктәпләрен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдылар, татарстанлыларны милли бәйрәмнәр белән котладылар.


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Эрикан әфәнде Татарстанда дипломатик миссиясен тәмамлый.


7
июль, 2023 ел
җомга

Бүген Мәскәүдә милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышы узды, аны РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Константин Косачев үткәрде. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, дини һәм иҗтимагый оешмалар, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре яңа халыкара сәясәт шартларында Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуның актуаль мәсьәләләрен тикшерделәр. Утырышта ВКС режимында Дәүләт Советы Рәисе, милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан «Мәрхәмәт – Милосердие» парламент берләшмәсе депутатлары инициативасы белән «Бердәм Россия» партиясенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе белән берлектә «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре институтын ныгытуда халык традицияләренең роле» дигән темага туры эфир узды. Республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләренең хатын-кыз депутатлары катнашкан әлеге чара «Бердәм социаль инициативалар» проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International