Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Камчатка краеның Контроль-хисап палатасы рәисе Сергей Лозовский һәм Ханты-Манси автономияле округы - Юграның Хисап палатасы рәисе Владислав Маркунас белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хисап палатасында узды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Россия Закон чыгаручылар советы комиссиясе рәисе, Азия һәм Африка халыклары белән теләктәшлек һәм хезмәттәшлек буенча Россия комитетының попечительләр советы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин бүген Мәскәүдә узган «Россия - Африка күпполярлы дөньяда» икенче халыкара парламент конференциясенең пленар утырышында катнашты.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык икенче утырышы 23 мартта булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 25 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән республика законнарының 16 проекты һәм 4 федераль закон проекты.
Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда парламентарийларга ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2022 елда балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турындагы доклады тәкъдим ителде. Моннан тыш, депутатлар бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын беренче укылышта карау өчен әзерләнгән закон проектын тикшерделәр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты базасында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда депутатлар укучыларның сыйфатлы туклануын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм республикада матди булмаган мәдәни мирас турындагы законга үзгәрешләр кертүне хупладылар.
Бүген Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Гагаузия Автономияле территориаль берәмлеге (Молдова Республикасы) делегациясе белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү өлкәсендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы эксперт советының Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә узган күчмә уртак утырышында каралды. Парламентарийлар шулай ук республикада кертелгән ләм утырмасын термомеханик эшкәртү системасы белән таныштылар һәм республика закон проектларын карадылар.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда депутатлар контроль мәсьәләләр һәм кайбер закон проектларын карады.
Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республиканың хайваннар дөньясын саклау чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар ТР Экология кодексына һәм азык-төлек куркынычсызлыгы турындагы республика канунына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карады.
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау турындагы федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын хуплады. Шулай ук контроль мәсьәләләр һәм кайбер закон проектлары каралды.