Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
14
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында республикада кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 2022 елда эшкуарлар хокукларын яклау һәм үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил Фәрит  Габделганиев чыгыш ясады. Моннан тыш, депутатлар кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, ТР территориясендә энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру, норматив хокукый актлар проектларының җайлау йогынтысын бәяләү һәм аларны экспертизалау турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар.


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 26 гыйнварында кабул ителгән  «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» 1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законының үз көченә керүен һәм аның югары социаль әһәмиятен исәпкә алып, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы китап нәшрияты тарафыннан әлеге законда кертелгән үзгәрешләр белән Татарстан Республикасы Конституциясенең җыелма тексты нәшер ителүгә әзерләнә. Басманың бер өлешен республика һәм муниципаль китапханәләргә тапшыру планлаштырыла.

Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышы узды, анда 2022 елга эш нәтиҗәләре ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев катнашты.


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Эчкече гаиләләрне, социаль ятимлекне, көнкүрештәге низагларны ничек булдырмаска? Казанда “Хатын-кыз игътибары” дигән “кайнар линия” эшләде. Ул Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе, Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил тәкъдиме белән оештырылды.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казанда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 2022 ел нәтиҗәләре буенча "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Хатын - кыз – ана», «Хатын – кыз-лидер» һәм «Хатын-кыз –мәдәният һәм рухият» номинацияләрендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

 


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары социаль ятимлек һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыралар


3
март, 2023 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Парламентарийлар профильле министрлыкларның һәм ведомстволарның йомгаклау коллегияләрендә, район һәм шәһәр советларының хисап сессияләрендә, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында катнаштылар, шулай ук Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләрендә катнаштылар.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика сайлау системасының гражданнар активы - “Атмосфера” мәгариф проектында катнашучы яшь сайлаучылар, Казан университеты каршындагы Сайлау хокукы мәктәбе тыңлаучылары, блогерлар һәм волонтерлар белән очрашты. Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин республикада сайлау системасы үсеше һәм бу процесста парламентның роле турында сөйләде.


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында  ТР Волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды. Делегатлар федерациянең 2022 елдагы эшенә йомгак ясадылар, агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар һәм Татарстанда 2027 елга кадәр волейбол үсеше концепциясен кабул иттеләр. Форумда ТР Дәүләт Советы Рәисе, федерация президенты Фәрит Мөхәммәтшин республиканың спорт җәмәгатьчелеге алдына гамәлдәге спорт корылмаларының мөмкинлекләреннән файдалану бурычын куйды.


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе коммерцияле булмаган бакчачылыкка дәүләт ярдәме буенча республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл форматында киңәшмә үткәрде. Анда Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Таһир Һадиев, депутат Мансур Гарифуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның,  контроль-күзәтчелек органнарының, муниципаль районнарның башкарма комитетларының һәм бакчачылык җәмгыятьләренең вәкилләре катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International