Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танылган казах драматургы Мөхтәр Ауэзовның улы дипломат, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Мурат Ауэзов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында узган Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты. Дәүләт Думасының һәм Федерация Советының профильле комитетлары җитәкчеләре, төбәк закон чыгару хакимияте органнарыны җитәкчеләре, башкарма хакимият органнары һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре бергәләп Россия Федерациясе субъектларында квалификацияле кадрлар әзерләү һәм хезмәт базарын үстерү, шулай ук 2023 елгы җәйге савыктыру кампаниясен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәисләренең урынбасарлары - Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин уздырды.
Бүген Казанда «Черек күл» паркында Май чабу (Масленница) бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары узды. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары Хөкүмәт сәгате кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинның республикада Цифрлаштыру елын уздыру йомгаклары турында докладын тыңладылар.
Бүген ТР Дәүләт Советының кырык беренче утырышы тәнәфесендә Көнбатыш Себер нефть-газ комплексын төзүчеләрнең берсе булган Геннадий Иосифович Шмальның 85 яшенә багышланган «Эта земля выбрала нас» китапбын тәкъдир итү булды. Чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Бүген парламент утырышында депутатлар Социаль сәясәт комитетының 2019 елның сентябреннән 2023 елның февраленә кадәр башкарган эшләренә хисабын тыңладылар. Мәгълүматны комитет җитәкчесе Светлана Захарова тәкъдим итте.
Татарстан Дәүләт Советы Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы педагоглар исемлеген киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать җибәрәчәк. Мөрәҗәгать депутатларның күпчелек тавышы белән республика парламентының 41нче утырышында хупланды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында республика законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Документ дин белеме бирү оешмаларының аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программаларын федераль дәүләт таләпләре нигезендә гамәлгә ашыру хокукын бирә. Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде, Татарстан Республикасы Рәисенә кул куюга юнәлдереләчәк.
Бүген Дәүләт Советы утырышында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Әлеге закон проектын эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.
Даими нигездә эшләмәүче Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 1 марттан керемнәрне мәҗбүри декларацияләүдән азат ителә. Ә парламент утырышына ярты ел дәвамында килмәгән депутатларны мандатлардан мәхрүм итәчәкләр. Әлеге закон проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 41 нче утырышында кабул иттеләр.