Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Парламент башлыгына Казан кешеләре фатир ремонтлау һәм кайбер спорт төрләре үсешенә ярдәм итү турында сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда КПРФ парламент фракциясе әгъзалары республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау нәтиҗәләре һәм парламент утырышлары нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты Фәдбир Сафин җавап бирделәр.
Бүген Байлар Сабасында республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм авыл муниципаль районнары арасында Татарстан Волейбол федерациясе Президентының Х Кубогының финал уеннары старт алды. Ярышларны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин ачты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, «мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» проекты кысаларында сыйныфтан тыш мәктәп дәресләрендә катнаштылар, шулай ук республиканың муниципаль районнарындагы социаль әһәмиятле объектларда булдылар.
"Хөкүмәт сәгате" кысаларында республика парламентының кырык җиденче утырышында депутатлар "Матди булмаган этномәдәни байлык өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында" гы законны гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат тыңладылар, аны республика мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турындагы еллык докладын тыңладылар. Мәгълүматны ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка югары белем бирү оешмаларының спорт-сәламәтләндерү лагерьларын реконструкцияләү турында мөрәҗәгать юллаячак. Мондый карар бүген парламентның кырык җиденче утырышында кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән документ мәгариф өлкәсендә инновацион эшчәнлек турындагы нигезләмәләрне төгәлләштерә, шулай ук максатчан кабул итү һәм максатчан укыту механизмын камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертә.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Республиканың Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 18 статьясының үз көчен югалтуын тану хакында», «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында», «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына үзгәреш кертү хакында» законы проектлары каралды.