Бүген Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында парламентарийлар Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының 2019 елның сентябреннән 2023 елның сентябренә кадәрге чордагы эше турындагы хисабын тыңладылар. Мәгълүматны профильле комитет җитәкчесе Азат Хамаев җиткерде.
Бүген ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты санкцияләр басымы шартларында Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга акча кертергә планлаштырган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика Законының 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында парламентарийлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына гомуми кулланышта булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем алуга, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проектын кабул иттеләр. Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат белән мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында салым ташламаларының гамәлдә булуын озайтучы закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы Альберт Вәлиевне киләсе срокка Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары итеп билгеләде.
Дәүләт Советы Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилен билгеләү мәсьәләсен карады. Татарстан Республикасы Рәисе тәкъдиме буенча бу вазыйфага Сергей Никитин билгеләнде.
Транспорт салымы турындагы республика законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты Транспорт салымы буенча электр двигательләре белән генә җиһазландырылган транспорт чаралары хуҗаларына ташлама бирә.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында һәм ТР аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында республика законнары проектлары беренче укылышта кабул ителде. Аны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Закон проекты Бюджет кодексына Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, раслау һәм гамәлгә ашыру тәртибен регламентлаүчы үзгәрешләр кертә.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Җәмәгать судьясына кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.