Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт символлары турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде. Үзгәрешләр кертү законны Татарстан Республикасы Конституциясе нигезләмәләренә туры китерү зарурлыгына бәйле.

Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законының 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Дәүләт Советы депутатлары  «Татарстан Республикасы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында һәм 2023 елда Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 404-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында закон проектын карады.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар 2022 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм республикада бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында доклад тыңладылар. Балалар омбудсмены доклады ел саен парламент сессиясендә карала, һәм быел инде 13 нче тапкыр тыңлана.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар.

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык икенче утырышы ачылды. Президиум сессия каравына 25 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән республика законнарының 16 проектын һәм 4 федераль закон проектын.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының кырык икенче утырышының көн тәртибен һәм берләшмәнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерделәр.


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин төбәкләрнең закон чыгару органнары җитәкчеләре белән видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Вячеслав Володин Дәүләт Думасы эшенең яңа форматын эшләтеп җибәрү турында сөйләде һәм төбәк коллегалары белән РФ ФС Дәүләт Думасы каршында Яшьләр парламентын формалаштыру турында фикер алышты.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Камчатка краеның Контроль-хисап палатасы рәисе Сергей Лозовский һәм Ханты-Манси автономияле округы - Юграның Хисап палатасы рәисе Владислав Маркунас белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хисап палатасында узды.


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Россия Закон чыгаручылар советы комиссиясе рәисе, Азия һәм Африка халыклары белән теләктәшлек һәм хезмәттәшлек буенча Россия комитетының попечительләр советы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин бүген Мәскәүдә узган «Россия - Африка күпполярлы дөньяда» икенче халыкара парламент конференциясенең пленар утырышында катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International