Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
24
март, 2023 ел
җомга

Бүген Биектау районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Президиумының күчмә утырышында республикада яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше, шулай ук милли мәгариф программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Парламентарийлар Россиядә Педагог һәм остаз елына, шулай ук Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган чараларда катнаштылар, гражданнарны кабул иттеләр.


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга 2022 елда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында мәгълүмат тапшырылды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республиканың бизнес-омбудсмены Фәрит Абдулганиев чыгыш ясады.

Татарстан Дәүләт Советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» Федераль законның 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон чыгару инициативасын җибәрәчәк. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде. Документны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проекты урам транспортыннан тыш транспортны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык чараларын билгели.

Депутат Динар Бариев РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентында Татарстан Дәүләт Советы вәкиле итеп сайланды. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе  В.В. Володинга сирәк (орфан) авырулардан интегүче затларны дарулар белән тәэмин итү турында мөрәҗәгать юллый. Мондый карар бүген парламент утырышында кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советында Михаил Захаровның Луганск Халык Республикасының фронт яны шәһәрләрендә кешеләрнең ничек яшәүләре турында сөйләгән «Да все нормально у нас…»  фотокүргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә экспозициясе белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре танышты.

Бүген Дәүләт Советы утырышында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты республика территориясендә территориаль планлаштыруның һәм шәһәр төзелешен зоналаштыруның бердәм документын эшләү һәм раслау тәртибен билгели.

Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт граждан хезмәте турында республика законының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде, ул дәүләт хезмәте вазыйфалары даирәсен киңәйтүне күздә тота, шуның белән дәүләт хезмәтендә булуның билгеләнгән иң чик яшен (65 яшь) озайтырга мөмкин булган дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары даирәсен киңәйтү карала.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International