Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе урынбасары Денис Бакиев җитәкчелегендә килгән делегация белән очрашты.
Бүген Казанда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәте утырышы узды. Чара «Казан Экспо» да энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча халыкара форумы кысаларында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Аның эшендә РФ энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Россия һәм Беларусь халыклары дәүләт һәм төбәк дәрәҗәсендә тирән мәдәни, сәүдә һәм икътисади элемтәләрне үстерү аша тугандаш мөнәсәбәтләрне ныгытуны дәвам итә. Бу бигрәк тә бүген, ике ил тышкы басымга дучар булган вакытта мөһим. Бу хакта Беларусь һәм Россия халыкларының Бердәмлек көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ парламент фракциясе депутатларының башка дәрәҗәдәге депутатлар белән үзара хезмәттәшлеге һәм закон чыгару активлыгы дәрәҗәсен күтәрү турында семинар-киңәшмә узды. Семинарда РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, ТР Дәүләт Советы, шәһәр һәм район Советлары һәм республиканың кайбер авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары депутатлары катнашты.
Бүген Дәүләт Советында партия проектларын гамәлгә ашыру буенча «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Федераль һәм региональ партпроектларның иҗтимагый советлары координаторлары һәм рәисләре белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.
Татарстан, илебезгә карата тышкы санкцияләр басымына карамастан, ышанычлы һәм алга таба үсештә булуын дәвам итә. Республикада яшәүчеләрнең фидакарь һәм намуслы хезмәте яңа югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, аларның төрле тармаклардагы көндәлек эше төбәкне алга этәрә. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында белдерде.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы депутат берләшмәләренең Республика координация советының гомуми җыелышы узды, анда бердәмроссиялеләр республика программаларын һәм партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлеген мәгълүмати-технологик тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Айгөл Рамазан кызы Мөхәммәтзакирова Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон Почет тактасына кертелде. Мондый карар ТР Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре Советының махсус комиссиясе тарафыннан кабул ителде.
Дәүләт Советы командасы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышларда беренче урынны алды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясе укучылары килде. Мәктәп укучылары һәм педагоглар белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина очрашты.