Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
23
март, 2024 ел
шимбә

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән һәм шәхсән Мәскәү өлкәсендәге "Крокус Сити Холл" концерт залында булган фаҗигале вакыйгалар уңаеннан кайгы уртаклашты.


22
март, 2024 ел
җомга

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Үзбәкстан профсоюз берләшмәләре делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу бүген республика парламентында узды.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле икенче утырышы 29 мартта узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 20 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проектын һәм 2 федераль закон проектын караячак.


21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында югары уку йорты оешуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Педагогларны һәм ветераннарны, курсантларны һәм югары уку йортын тәмамлаучыларны ярты гасырлык юбилей белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда депутатлар "2020-2022 елларда яшьләрне патриотик тәрбияләү" программасына һәм кадет мәктәп-интернатлары эшчәнлегенә бүлеп бирелгән бюджет акчаларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы мәгълүматын тыңладылар. Моннан тыш, парламентарийлар төбәк салымнары буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тануның өстәмә нигезләрен билгеләү һәм республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын тикшерделәр. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.


20
март, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президиумының Казан шәһәренең «Санкт-Петербург» Волейбол үзәгендә узган киңәйтелгән утырышында спорт өлкәсенә ел йомгаклары ясалды. Федерация әгъзалары шулай ук республиканың волейбол хәрәкәтен алга таба үстерү планнары турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, республика Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Россия Президентын сайлау кампаниясе барлык яктан да катлаулы булып чыкты: оештыру, агитация, шулай ук контроль һәм нәтиҗәләр ясау планында. Аеруча ул беренче тапкыр махсус хәрби операция вакытында уздырыла. Бу хакта  ТР Дәүләт Советының КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында матбугат конференциясендә белдерде. Матбугат конференциясе КПРФның рескомында узды.

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елда баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында мәгълүмат тыңладылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2023 елда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил эшенең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар икътисад өлкәсендә законга буйсынучы норматив хокукый базаны формалаштыру турындагы контроль мәсьәләне, шулай ук документларның мәҗбүри экземпляры һәм инвестицион эшчәнлек турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Дәүләт Советында комитет каршындагы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы булды. Комитет әгъзаларына республика чикләренең урыны билгеләнүгә бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарын үтәүнең барышы турында мәгълүмат бирелде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International