Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга республиканың Хисап палатасының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисап бирелде. Доклад белән Татарстан Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышы

Дәүләт Советы утырышында «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына һәм «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышы

Татарстан Дәүләт Советында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» традицион хәйрия акциясе узды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә акциягә кушылды. Ул Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Сөембикә» журналларына яздырды.

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде. Үзгәрешләр, аерым алганда, республиканың Бюджет кодексына кертелә.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2021 елда ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышы

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында "2021 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында" закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышы

Россия Федерациясе субъектлары - Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында чикләр билгеләнде. ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү турындагы эшләр барышы турында сөйләде.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышы

Бүген ТР Дәүләт Советы Олег Коробченконы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләп кую белән бәйле мәсьәләләрне карады.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз икенче утырышы

Бүген ТР Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме утырышы узды, анда парламентарийлар агымдагы елның икенче яртыеллыгында эш планы буенча фикер алыштылар. Утырышны әлеге төркемнең җитәкчесе Артур Габделҗанов алып барды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International