Бүген, Белем көнендә, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Биектау районында булды, анда ул социаль объектлар – балалар бакчалары һәм авыл мәдәният йорты ачылышында катнашты. Бәйрәм чараларында шулай ук Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗон Касыймовка Үзбәкстан бәйсезлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
Бүген, Татарстан Республикасы көнендә, Казанда танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, күренекле драматург, прозаик һәм публицист, XII чакырылыш Татарстан АССР Верховный Советы һәм I – IV чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинга мемориаль такта ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, шулай ук Туфан Миңнуллинның туганнары һәм якыннары катнашты.
Бүген, Татарстан Республикасы көнендә, Казанда танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 1930-1937 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Кыяметдин Абрамовка мемориаль такта ачылды. Мемориаль такта Карл Маркс урамында, 1933-1937 елларда Кыяметдин Әлимбәк улы яшәгән йортның фасадына куелган. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, профильле комитетлар рәисләре һәм парламент депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗади интеллигенция вәкилләре, республика халкы һәм кунаклары катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларында узган педагоглар конференцияләрендә катнашты, татарстанлылар белән очрашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Оренбургта узган Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар махсус икътисадый зоналарны үстерү һәм Идел буе төбәкләрендә инвестиция законнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Оренбургтагы "Эрмитаж-Евразия" мәдәният үзәгендә һәм музейның Яшма бүлмәсендә булды. Исегезгә төшерәбез, республика парламенты башлыгы Оренбургта эш сәфәрендә, анда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.
Яшьләр парламентлары вәкилләрен идарә итүгә кагылышлы карарлар кабул итү процессына җәлеп итү, шулай ук яшь парламентарийларның төрле дәрәҗәдәге сайлауларда катнашуы мәсьәләләре бүген Оренбургта узган Россия Федерациясе субъектлары хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында каралды. Моннан тыш, Идел буе федераль округы төбәкләренең яшь парламентарийлары яшьләрне эшкә урнаштыру өлкәсендә тәҗрибәләр белән уртаклаштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Оренбургта эш сәфәрендә, ул Идел буе федераль округы закон чыгаручылар Советы һәм Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы яшьләр парламентлары ассоциациясе эшендә катнаша.