Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган форум узды. Форумда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Казанда Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чаралар уза. Илебездә 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата 2007 елда РФ ФС Дәүләт Думасы карары белән билгеләнде. Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларын, шулай ук аларның гаилә әгъзаларын хөрмәтләделәр. Республика Рәисе, парламент депутатлары, Татарстан Хөкүмәте исеменнән тантаналы чарада катнашучыларны Ватан Геройлары көне белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бәйрәм тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
ТР Дәүләт Советы MAX мессенджерында рәсми канал эшләтеп җибәрде
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар инвалидлар декадасы кысаларында шәһәрләрдә һәм муниципаль районнарда гражданнарны кабул итте, халык белән очрашты, сәламәтлек мөмкинлеге чикле кешеләр приютларында һәм интернат-йортларда булдылар.
Бүген Казанда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында көн дәвамында инвалид гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде, ул «Мәрхәмәт – Милосердие» Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашында оештырылды.
2025 елның 19 июнендә гамәлгә кергән бердәм гавами хакимият системасында җирле үзидарә турында яңа федераль законда Идел буе федераль округы закон чыгаручыларының тәкъдимнәре исәпкә алынды. Бу хакта Идел буе федераль округы субъектлары Закон чыгаручылар советы утырышында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков сөйләде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар Идел буе федераль округы төбәкләрендә эчке туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Советның 2026 елга эш планы расланды.
Идел буе Закон чыгаручылар советы – ачык һәм конструктив диалог өчен мөһим мәйданчык. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда ачылган Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышында белдерде. Утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округы төбәкләре закон чыгару җыелышы рәисләре катнашты.
Бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы ачылды. Утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округы регионнары закон чыгару җыелышы рәисләре катнаша. Идел буе парламентарийлары РФ Идел буе федераль округы субъектларында эчке туризмны үстерү мәсьәләләре, шулай ук җирле үзидарә өлкәсендәге законнар турында фикер алышалар.
Идел буе төбәкләре - илнең туристлык потенциалы энҗесе, ә Татарстан-эчке туризмны үстерү мәсьәләләрендә округның үзгәрешсез лидеры. Бу хакта бүген Казанда узган Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы кысаларында журналистлар белән аралашканда РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев белдерде.