Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
5
декабрь, 2025 ел
җомга

Бүген Җиңү паркында Казан шәһәре Дан мемориалы колоннадасы янында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә мемориалның Мәңгелек утына һәм махсус операциядә катнашучылар хөрмәтенә мемориал төзү урынындагы истәлекле ташка чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе төбәкләренең закон чыгару җыелышы рәисләре катнашты.


4
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремленең Гамәви урыннарында  Идел буе закон чыгаручыларының туристлык тармагы вәкилләре белән эшлекле очрашуы узды. Очрашу Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы чаралары кысаларында узды. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары рәисләре, республика муниципалитетларының тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бүген Идел буе закон чыгаручылары республиканың мәдәни потенциалы белән таныштылар, Казан Кремлендә, Богородицкий монастыренда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, шулай ук Иске Татар бистәсендә булдылар. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы кысаларында чаралар уза.

Бүген Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында РФ Идел буе федераль округы субъектлары хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә эчке туризмны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Идел буеның яшь парламентарийлары туризм өлкәсендәге уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


3
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында РФ субъектларының закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре өчен семинар кысаларында «Сәяси чынбарлык һәм 2026 ел хәвефләре. Геосәяси вәзгыятьнең сайлау кампанияләренә йогынтысы» темасына сөйләшү булды. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, РФ ФС Федерация Советы аппаратының Мәгълүмат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе башлыгы урынбасары Инесса Савич-Терещенко, шулай ук ИФО төбәкләренең матбугат хезмәтләре җитәкчеләре һәм закон чыгару җыеннары аппаратлары хезмәткәрләре катнашты.

Сайлау кампанияләрен медиа белән тәэмин итү, визуаль контент формалаштыру, шул исәптән нейрочелтәрләр һәм ясалма интеллект кулланып, социаль медиада эшләү. Бу һәм башка коммуникацион бренд-менеджмент мәсьәләләре турында бүген Дәүләт Советында Идел буе фелдераль округының закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен семинарның икенче һәм өченче өлешләрендә фикер алыштылар.

Тэги: матбугат хезмәткәрләре семинары

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Россия Федерациясе субъектларының Идел буе федераль округының закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре өчен семинар ачылды. Семинар 4-5 декабрьдә Казанда узачак Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы кысаларында планлаштырылган чараларны ача. Семинарда катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы – илдә закон чыгару хакимиятенең иң ачык органнарының берсе, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм киң җәмәгатьчелек белән үзара хезмәттәшлек буенча Идел буе федераль округында лидер булып кала. Бүген бу хакта РФ Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары матбугат хезмәте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен үткәрелгән семинарда сүз барды. Татарстан парламентының медиа киңлектә эш тәҗрибәсе турында республика Дәүләт Советы Матбугат хезмәте җитәкчесе Ольга Благодарова сөйләде.

Бүген Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару хакимияте матбугат хезмәте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен оештырган семинарда катнашучылар «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында булдылар. Идел буе медиасферасы вәкилләре республикада гамәлгә ашырыла торган медиапроектлар белән таныштылар, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы һәм республика Хөкүмәте гамәлгә куйган «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталары редакцияләрендә булдылар.  


2
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 3 декабреннән 5 декабренә кадәр Казанда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы чаралары узачак. Парламентарийлар РФ Идел буе федераль округы субъектларында эчке туризмны үстерү, шулай ук гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә өлкәсенә закон яңалыкларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.  5 декабрьдә Казан Ратушасында узачак пленар утырыш эшендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышлары рәисләре катнашачак.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International