Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте һәм шуның белән партиянең туган көненә багышланган гражданнарны кабул итү декадасын ачты. Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе үзенең 24 еллыгын билгеләп үтә.

Бүген Дәүләт Советында «Сәламәтлек саклау мәсьәләләре турында» түгәрәк өстәл утырышы узды, аны уздыру инициативасы белән КПРФ фракциясе чыккан иде. Киңәйтелгән утырышта фракция җитәкчесе Хафиз Мигралимов, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Владислав Виниченко, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың медицина учреждениеләре җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешмалардан  вәкилләр катнашты.

Бүген «Бердәм Россия» партиясе оешуга 24 ел тула. Партиягә 2001 елның 1 декабрендә «Бердәмлек» һәм «Ватан» берләшмәсенең өченче съездында нигез салына, анда хәрәкәтне «Бердәмлек һәм Ватан» – Бердәм Россия Бөтенроссия партиясенә үзгәртү турында карар кабул ителә. Республика бердәмроссиялеләрен әлеге мөһим вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


29
ноябрь, 2025 ел
шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән котлыйм.


28
ноябрь, 2025 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советының еллык утырышы узды, анда советның 2025 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде. Шулай ук республиканың чит илләрдәге ватандашлар һәм Россия Федерациясе субъектларындагы татар җәмгыятьләре белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре дә каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Бүген Казанда, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты мәйданчыгында көн дәвамында Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде. Татарстанлыларның сорауларына Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын- кыз депутатлар депутат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Ольга Воронова, парламент депутатлары Ирина Терентьева, Елена Кузьмичева, Рима Мөхәммәдшина һәм Алсу Надршина, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы,  профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде. Депутатларга һәм белгечләргә ярдәм һәм консультация сорап республиканың утызлап  кешесе мөрәҗәгать итте.

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республика муниципалитетларында социаль учреждениеләрдә булдылар, республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.  

Татарстанда онкология һәм онкогематология хезмәтен үстерү мәсьәләләре турында Дәүләт Советында киңәйтелгән эш киңәшмәсендә фикер алыштылар, аны уздыру инициативасы белән РФ ФС Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты һәм «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советының Сәламәтлек саклау комиссиясе чыккан иде. Республика җитәкчелеге исеменнән киңәшмәдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


27
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында уналтынчы утырыш кысаларында депутатлар Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар. Бу мәсьәлә буенча доклад белән ведомство җитәкчесе Владислав Виниченко чыгыш ясады.

Тэги: җиденче чакырылышның уналтынчы утырышы

«Бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителгән 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты балансланган, ул үзенең югары социаль юнәлешен һәм программа юнәлешен саклап калды». Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның уналтынчы утырышында республиканың төп финанс законы кабул ителгәннән соң журналистлар белән аралашканда шулай дип белдерде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International