Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
27
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында уналтынчы утырыш кысаларында депутатлар Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар. Бу мәсьәлә буенча доклад белән ведомство җитәкчесе Владислав Виниченко чыгыш ясады.

Тэги: җиденче чакырылышның уналтынчы утырышы

«Бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителгән 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты балансланган, ул үзенең югары социаль юнәлешен һәм программа юнәлешен саклап калды». Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның уналтынчы утырышында республиканың төп финанс законы кабул ителгәннән соң журналистлар белән аралашканда шулай дип белдерде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар рейтинглы тавыш бирү юлы белән республика Иҗтимагый палатасының Дәүләт Советы тарафыннан сайлана торган 20 әгъзасын расладылар.

Тэги: җиденче чакырылышның уналтынчы утырышы

Бүген Дәүләт Советында парламентның уналтынчы утырышы кысаларында традицион «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясе оештырылды. Утырыш тәнәфесендә депутатлар 2026 елның беренче яртыеллыгына республиканың социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга язылдылар.

Депутатларга 2026 елга Дәүләт Советының закон проекты эшенең якынча планын әзерләү барышы турында мәгълүматны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов җиткерде.

Тэги: җиденче чакырылышның уналтынчы утырышы

Бүген Конституция советы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны тәкъдим итеп, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов закон Татарстан Республикасы Конституция советы эшчәнлеген камилләштерү, аның вәкаләтләре өлкәсен киңәйтү максатларында эшләнгәнлеген билгеләп үтте.

Тэги: җиденче чакырылышның уналтынчы утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында инвестиция эшчәнлеге турында республика законының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде.  Закон капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру өлкәсендә законнар базасын камилләштерүгә юнәлдерелгән, бигрәк тә дәүләт ярдәме чаралары өлешендә.

Тэги: җиденче чакырылышның уналтынчы утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылышның уналтынчы утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында республиканың берничә суд участогына җәмәгать судьялары сайланды. Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International