2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде, документ якын арада Татарстан Республикасы Рәисенә имзалауга җибәреләчәк.
Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уналтынчы утырышы ачылды. Президиум утырышта карау өчен 10 мәсьәлә тәкъдим итә, шул исәптән 5 Татарстан Республикасы законы проекты һәм 4 федераль закон проекты.
Бүген парламентта Дәүләт Советының уналтынчы утырышы алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды. Парламентарийлар республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасында яңгыраган тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар төркемнең 2026 елга эш планы турында фикер алыштылар. Утырышны «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген, Татарстан Республикасының танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1983-1986 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы рәисе Әнвәр Баһаветдиновның тууына йөз ел тулу уңаеннан, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Әнвәр Бәдретдин улының Маяковский урамындагы 19 нчы йорт фасадына куелган мемориаль тактасына чәчәкләр салдылар.
27 ноябрьдә танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, 1983-1986 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы Рәисе булган Әнвәр Баһаветдиновның тууына 100 ел тула.
Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе мәйданчыгында видеоэлемтә режимында Идел буе федераль округының закон чыгару җыелышлары хатын-кыз депутатларының дискуссия мәйданчыгының унберенче утырышы узды. Дискуссия мәйданчыгы эшендә РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты, Гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, республика парламенты депутатлары Ирина Терентьева һәм Алсу Надршина катнашты. Очрашуның төп темасы Идел буе федераль округы субъектларында балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында булды.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советы утырышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында «түгәрәк өстәл» форматында «Волжская гавань» торак комплексының инфраструктура үсеше, шулай ук тулаем алганда – төзелешне планлаштыру, төзелешне контрольдә тоту һәм проект документларын үтәү, торак комплексларында юлларның торышы һәм табигатьне саклау законнарын бозу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чара КПРФ фракциясе депутатлары инициативасы белән уздырылды. Утырышта парламент депутатлары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, «Волжская гавань» торак комплексы активистлары катнашты.