Бүген Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Ак чәчәкләр кебек” спектакле булды. Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы буенча әлеге спектакьгә коронавирус белән көрәшкә зур өлеш керткән табиблар һәм волонтер-медиклар чакырылган иде. Табибларны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыга эшлекле сәфәр кылды. Биредә Татарстан Халыклар ассамблеясы советы президиумының күчмә утырышы узды. Бөтен республика күләмендә алты зона киңәшмәсе үткәреләчәк. Аларда милләтара мәсьәләләрне хәл кылуның уңай тәҗрибәсе, шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында чараларны тормышка ашыруның барышы турында сөйләшәчәкләр.
6 апрель көнне Дәүләт Советының Кече залында республика парламенты депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен төрле категориядәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары бирү мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Аны ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.
3 апрель көнне Казанның Волейбол үзәгендә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча "Алтылык финалы" Россия чемпионаты тәмамланды. Финалга чыгучыларга бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Бүген «Үсеш локомотивлары» стратегик инициативалар бәйгесе» белем бирү программасы финалы булды. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, проект сәләтле яшь белгечләрне икътисадның реаль стратегик секторларына җәлеп итү буенча нәтиҗәле механизм һәм социаль әһәмиятле инициативаларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы булып тора.
Бүген Дәүләт Советында Интернет челтәрендә балаларның һәм яшьләрнең мәгълүмати иминлеген законнар белән тәэмин итү чаралары турында фикер алышуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Ул "Мәрхәмәт - Милосердие" депутат берләшмәсе тарафыннан оештырылды.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Ул праймериз үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышында катнашты, анда кандидатларны алда торган праймеризда катнашу өчен теркәү мәсьәләләре һәм процедураның анонимлыгын һәм ачыклыгын тәэмин итү өчен күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.
Бүген парламентта ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе оештырган "ТКХ проблемалары турында" түгәрәк өстәл узды. Анда депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, инициатив төркем әгъзалары катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы территориясендә Мәскәү - Түбән Новгород - Казан (М-12) тизйөрешле автомобиль юлы участогын төзү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Парламентта тәкъдим ителгән сәяси партияләр вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Лаеш районы башлыгы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен Лаеш районы гражданнарының инициатив төркеме әгъзалары белән очрашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Парламентарийлар республиканың кайбер шәһәрләрендә һәм районнарында шахмат зоналарын ачуда катнашты, гражданнар кабул итте, тарихи-мәдәни учреждениеләр эшчәнлеге белән танышты.