Бүген “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә сәламәтлек саклау учреждениеләренең амбулатор-поликлиника челтәрендә эшләүче 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне тернәкләндерү өчен юлламалар тапшырылды. Тантаналы чара 17 муниципаль берәмлектә видеоэлемтә режимында узды.
Бүген ВКС режимында Дәүләт Думасы депутатлары, Мәскәү өлкәсе думасы һәм РФ субъектларының закон чыгару органнары депутатлары катнашында Мәскәү өлкә думасының Экология һәм табигатьтән файдалану комитеты киңәйтелгән утырыш уздырды. Анда медицина калдыклары белән үзәкләштерелгән эш итү системасын кертү мәсьәләләре каралды. Актуаль тема буенча фикер алышуларда ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев чыгыш ясады.
23 мартта Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов 2020 елның 30 декабрендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә биологик иминлек турында” Федераль закон кысаларында биологик иминлек буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген видеоконференция режимында Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 40 нчы сессиясенең беренче өлеше ачылды. Аның эшендә Конгрессның шәрәфле әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстанда гражданнар җыеннары тәмамланды, алар барышында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары адресына күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде. Шулай итеп, Казанның Привольный, Вишневка һәм Яңа Вишневка бистәләрендә яшәүчеләр очрашуларда мәктәп төзү мәсьәләсен күтәрделәр.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында узган Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты. Парламентарийлар, 73 регионның башкарма хакимият органнары, закон чыгару җыелышлары, эксперт җәмгыяте вәкилләре балаларга онкологик ярдәм күрсәтүнең бердәм системасын оештыру мәсьәләләре, шулай ук мәгариф өлкәсендәге проблемалар турында фикер алыштылар. Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәисләренең урынбасарлары - Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин уздырды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин машина төзелеше, нефть химиясе, дәүләт идарәсе, мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният һәм башка тармаклар хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Парламент җитәкчесе кулыннан 51 кеше югары бүләк алды.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар. Докладны ведомство җитәкчесе Наталья Гатауллина тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары «Татарстан Республикасында җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика закон проектын карадылар. Документ федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.
Татарстанда өйдә һәм стационарда күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге киңәйтелгән.