Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Депутатлар парламентның тугызынчы утырышы көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне карадылар һәм фракция эшчәнлегенең юнәлешләре турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.
Бүген парламентның тугызынчы утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Кандидатларны ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
Бүген сәгатьунда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы үз эшен башлады. Президиум утырышның көн тәртибенә 10 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 5 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты.
Бүген Дәүләт Советы утырышы алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды. Парламентарийлар «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең чаралар планы, шулай ук Ватанны саклаучыларның, Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрнең истәлеген саклауга һәм мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән чаралар планы турында фикер алыштылар. Утырышны төркем җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.
Яшел Үзәндә «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы буенча комиссиясе күчмә утырышы узды. Очрашуда тарихи хәтерне, традицион гаилә кыйммәтләрен, бердәмлекне саклау һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Советлар Союзы Герое Н.Волостнов исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты. «Буыннар очрашуы» сыйныфтан тыш чарасы Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган Парламент дәресе – 2025 кысаларында узды.
Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары өчен семинар узды. «Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләр билгеләүдә республика парламентының роле» темасына Семинар Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.
Луганск Халык Республикасына «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән чираттагы гуманитар йөк китерелде. Татарстаннан Донбасска җибәрелгән утызынчы ярдәм колоннасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бу сәфәрдә гуманитар колоннаны Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР Ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Мәкъсудов, Теләче, Алексеевск, Балтач, Чистай районнары башлыклары, шулай ук «Бердәм Россиянең Яшь гвардия» оешмасы һәм ТР Студентлар лигасы командасы озатып бара.
Бүген Дәүләт Советында парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарына, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча семинар узды. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.