Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары өчен семинар узды. «Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләр билгеләүдә республика парламентының роле» темасына Семинар Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.
Луганск Халык Республикасына «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән чираттагы гуманитар йөк китерелде. Татарстаннан Донбасска җибәрелгән утызынчы ярдәм колоннасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бу сәфәрдә гуманитар колоннаны Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР Ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Мәкъсудов, Теләче, Алексеевск, Балтач, Чистай районнары башлыклары, шулай ук «Бердәм Россиянең Яшь гвардия» оешмасы һәм ТР Студентлар лигасы командасы озатып бара.
Бүген Дәүләт Советында парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарына, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча семинар узды. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Панфилова бүген Дәүләт Советы фойесында куелган «Батырлык һәм Ватан каршында бурыч тарихы» күргәзмәсен карады, күргәзмә махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан сайлау комиссияләре әгъзаларына багышланган.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Бүген Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле янында «Безнең бөек Җиңү» Халыкара антифашист марш-эстафетасы» патриотик акциясе кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап 18 апрельдә Дәүләт Советының тугызынчы утырышында каралачак. Әлеге мәсьәлә буенча докладны Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итәр дип планлаштырыла.
9 майда Казанда узачак Җиңү Парадында Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихи автомашиналар катнашачак. Бүген «Авторетроклуб-21» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында узган гомуми җыелышта шундый карар кабул итте. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIX Россия венчур форумын ябу тантанасы узды. Өч көн дәвамында профильле министрлыклар һәм ведомстволар, эксперт һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре, компанияләр һәм әйдәп баручы чит ил венчур фондлары җитәкчеләре венчур индустриясенең һәм туры инвестицияләрнең төп тенденцияләре турында фикер алыштылар. Форум эшендә 5 меңнән артык кеше катнашты, 180нән артык стартап тәкъдим ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.