Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген район Советының хисап сессиясендә Баулы муниципаль районының 2024 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды. Моннан тыш, муниципаль депутатлар 2025 елга бурычлар билгеләделәр. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Бүген Дәүләт Советында «Гражданлык җәмгыятен һәм ватанпәрвәрлекне  үстерүнең мөһим факторы буларак кыклы гаилә» темасына түгәрәк өстәл утырышында гаилә сәясәте һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, волонтерлар һәм күп балалы гаиләләр катнашындагы чара «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында узды. Утырыш эшендә видеоэлемтә режимында шулай ук Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова катнашты.

Бүген Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышы узды. «Татарстан – Яңа Гасыр» хәрәкәтнең Югары советы әгъзалары быел көзен узачак Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау кампаниясендә катнашу турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, иҗтимагый хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.


24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар театр сәнгате легендасы Әзһәр Шакировка 85 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән юбилярны истәлекле дата белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бүген Чаллыда  Әбсәләмов, Каштан һәм өченче Колосковая урамнарындагы яңа микрорайоннарда яшәүчеләр өчен төзелгән йортларга газ җибәрү тантанасы булды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Усманов, Андрей Ляпунов һәм Владимир Чагин, шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Бүген Спас муниципаль районының П. А. Карпов исемендәге Болгар кадетлар интернат-мәктәбендә «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган  парламент дәресе узды. Кадетлар белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев аралашты. Парламент дәресе-2025 Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Бүген А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның элеккеге Премьер-министры урынбасары, республика Иҗтимагый палатасының беренче рәисе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Хәйруллин белән хушлашу тантанасы булды. Матәм митингында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, парламент депутатлары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Матәм митингын ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев уздырды.


21
февраль, 2025 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында катнашты, ветераннар белән очрашты, парламент дәресләре үткәрделәр.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе депутатлары республика масакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе уздырды. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты Фәдбир Сафин җавап бирде. Парламентарийлар "сугыш чоры балалары"ның хокукый статусын билгеләү мәсьәләсендә фракция позициясен тәкъдим иттеләр.

Саба һәм Мамадыш районнары мәктәпләрендә Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!” дип аталган парламент дәресләре узды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International