Бүген мәшһүр режиссер, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының элеккеге режиссеры, легендар шәхес Марсель Сәлимҗановка истәлек тактасы ачылды. Аны күренекле татар режиссеры гомерен соңгы 7 елда уздырган урын - Казанның Чехов урамындагы 53 нче йорт диварына урнаштырдылар. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
8 ноябрьдә, сәгать 10.00 да республикада «хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар телефон линиясе эшләячәк. Татарстанлылар балалр бакчаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус, югары уку йортларына кабул итү һәм мәгарифтәге башка мәсьәләләргә кагылышлы сорауларын шалтыратып бирә алачак.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады. Парламент җитәкчесе әйтүенчә, 32 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә, Югары Советы бертавыштан диярлек республиканың Төп Законын кабул итү өчен тавыш биргән.
РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлап телеграмма юллаган.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шәһәр һәм район советлары утырышларында катнашты, махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җыюны һәм илтеп тапшыруны оештырырга булыштылар.
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башлангыч бүлекчәләренең беренче утырышы узды, анда партиянең башлангыч звеносы эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук яңа төзелгән советның җитәкчесен сайладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары Казан дәүләт энергетика университеты базасында ачылган әни һәм бәби бүлмәсе эшчәнлеге белән танышты. Ул Татарстанда гаилә елы уңаеннан югары уку йорты базасында эшләүче беренче шундый үзәк. Социаль проект яшь гаиләләр өчен уңайлы шартлар булдыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә юнәлдерелгән. Күпфункцияле үзәк эше белән РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, шулай ук республика парламенты депутатлары Светлана Захарова, Айрат Зарипов, Ольга Воронова танышты.
Татарстан чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләүгә һәрвакыт зур игътибар бирде. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе, ТР Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә узган сигезенче Бөтендөнья ватандашлар конгрессының пленар утырышында белдерде. Парламент җитәкчесе әлеге вәкиллекле форум эшендә катнашучы Татарстан делегациясен җитәкли.
Бүген Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Тулы вәкаләтле вәкиллек оешуга 30 ел тулу уңаеннан хезмәт коллективының тантаналы җыелышы узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән ТР Премьер-министры урынбасары – РФдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинны һәм вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләрен истәлекле вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.