Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
29
май, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда көн дәвамында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә, урта махсус һәм югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясе эшләде. Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт- Милосердие» берләшмәсе депутатлары, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, прокуратура, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре җавап бирде.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле дүртенче утырышы 6 июньдә узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 29 мәсьәлә, шул исәптән 16 республика законы проектын һәм 5 Федераль закон проектын караячак.


28
май, 2024 ел
сишәмбе

Бүген партиянең төбәк бүлеге сәяси советы Президиумы утырышында «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүенә нәтиҗә ясалды. Җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлау кампаниясендә партиядән тәкъдим ителгән алдан тавыш бирү җиңүчеләре исемлегенә бер мандатлы һәрбер сайлау округыннан бер вәкил керде. Моннан тыш, 57 кеше «Бердәм Россия» партия исемлегендә тәкъдим ителә. Сәяси совет президиумы утырышын Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар республиканың ветеринария иминлеген хокукый камилләштерү мәсьәләләрен карадылар, «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар, кайбер төбәк парламентларының федераль органнарга мөрәҗәгатьләрен килештерделәр.

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное (Луганск Халык Республикасы) шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган чираттагы гуманитар ярдәм фуралары китте. Йөкне Казанның «Бәхетле» складыннан төяделәр. Волонтерлар һәм хәйрия акциясендә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Депутатлар Президиумга парламент утырышының булачак көн тәртибенә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауны билгеләү мәсьәләсен кертергә тәкъдим итте. Моннан тыш, утырышта аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү мәсьәләләре дә каралды.

Икенче чакырылыш Яшьләр парламентының яңа составы агымдагы елның сентябрендә сайлана. Мондый карар бүген Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының унөченче утырышында кабул ителде. Утырыш эшендә Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев катнашты.

Чәршәмбе, 29 майда, сәгать унда республикада мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус һәм югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясе эшләячәк.


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда депутатлар республикада мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру, һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру, профильле укыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кабул итү турында сүз барды.

Бүген Баулы муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Кече агробизнесны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, ТР Җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, республиканың көньяк-көнчыгыш зонасының 13 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International