Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
27
май, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда, Республика Пространстволы планлаштыру институты мәйданчыгында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы узды, анда парламентарийлар комитет каршындагы Экспертлар советы әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм агломерацияләрне үстерү, шулай ук халыкны транспорт белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров үткәрде.

2023 елда республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары бүген Дәүләт Советында узган Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында каралды.

Дәүләт Советы депутатлары РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга наркомания таралуны профилактикалау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында билгеле булды. Моннан тыш, парламентарийлар юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерделәр, республика Югары суды тәкъдим иткән җәмәгать судьялар итеп сайлану өчен кандидатураларны хупладылар, башка актуаль мәсьәләләрне карадылар.


26
май, 2024 ел
якшәмбе

Бүген кичке сигездә «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүе тәмамланды, аның кысаларында партиядән җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар билгеләнәчәк. Тавыш бирү тәмамланганнан соң Мәскәүдә Электрон алдан тавыш бирү блокчейнының шифрлау ачкычын тоташтыру тантанасы узды, ул элегрәк партиянең Үзәк Башкарма комитетында процедураны тышкы тыкшынулардан саклау һәм сайлаучыларның мәгълүматларының үзгәрешсезлеген гарантияләү өчен бүленгән иде, һәм тавышларны санау процессы башланды. Чарада видеоэлемтә режимында Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы Секретаре, партиянең Татарстан төбәк бүлеге оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Елена Кузьмичева, Илшат Әминов катнашты.


25
май, 2024 ел
шимбә

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан Республикасы парламент дебатлары – 2024» конкурсының финалы уза. Яшь парламентарийларның традицион еллык конкурсын үткәрү инициативасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты чыккан иде. Проектта катнашучыларны Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Дәүләт Советы депутаты, парламент каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина сәламләде.  


24
май, 2024 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, мәктәпне тәмамлаучыларны котладылар, студентлар иҗаты фестивалендә, башка шәһәр һәм республика конкурсларында катнаштылар.

Бүген Мәскәүдә Россия парламентының югары палатасы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча совет утырышы узды, аны РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Константин Косачев үткәрде. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре Россия халыкларының матди булмаган этномәдәни байлыгын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе, Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча совет рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында катнашты.

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2023 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше, яшьләр сәясәте һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, РФ төбәкләренең Федераль хөкүмәткә кайбер закон чыгару органнарының мөрәҗәгатьләрен хупладылар.


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Татарстан территориаль сайлау комиссияләре рәисләре өчен белем бирү семинары узды. Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сәламләде.

Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды. Комитет әгъзалары республика икътисадының җитештерү секторына цифрлы технологияләрне кертү, шулай ук предприятиеләрне югары квалификацияле эшче кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар дәүләт милкен хосусыйлаштыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International