Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Даниэль Кругловның поезд машинисты кабинасында утырып йөрү хыялын тормышка ашырды. Малай үз теләге турында Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында «Теләкләр чыршысы» сайтында язган булган. Парламент башлыгы Даниэльнең теләге язылган чыршы уенчыгын Татарстан Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан алган иде.
Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубының команда җитәкчелеген, уенчыларны һәм тренерлар составын Россия Кубогында җиңү белән котлады. Парламент башлыгы «Зенит-Казан» ВК президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры Алексей Вербов, «Динамо-Татарстан» ФСОның рәисе Әсгать Сәфәров һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов адресына котлау телеграммалары җибәрде.
Бүген Казанның 11нче интернат-мәктәбендә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен чыршы бәйрәме уздырылган. Бәйрәм чарасында Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие " берләшәсе әгъзалары катнашты.
Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә финанс пирамидаларын төзүне профилактикалау, шулай ук финанс-кредит базарында мошенниклардан саклану ысуллары турында сүз барды. Журналистларның сорауларына Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Идарә башлыгы урынбасары – Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең салым салу һәм криминаль банкротлык өлкәсендәге җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге башлыгы Рафаэль Усманов җавап бирде. Матбугат конференциясендә шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең финанс-кредит системасындагы җинаятьләрне булдырмау бүлеге башлыгы Фәннур Шаһвәлиев катнашты.
Бүген парламентарийлар «Татарстан Республикасында архив эше турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын кабул итте. Закон проекты РФ аерым закон актларына үзгәрешләр керткән ике федераль закон кабул ителү сәбәпле эшләнгән.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы ябылды. Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин гадәттәгечә республика парламентының быел башкарган эшләренә нәтиҗә ясады.
«Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты бүген депутатлар тарафыннан беренче укылышта каралды. Фикер алышканнан соң Дәүләт Советы закон проектын тулаем кабул итте.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Республика Конституциясенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты кабул ителде. Закон таләбе буенча депутатларның өчтән икесеннән артыгы тавыш биргән закон проекты башта беренче укылышта, ә көннең икенче яртысында – икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советында “Теләкләр чыршысы” бөтенроссия хәйрия акциясе узды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, парламент депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
2022 елның 1 ноябрендә «Татарстан Республикасы Конституция судын бетерү, Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.