Бүген Казанда онлайн режимда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар советы утырышы узды, анда профильле министрлыклар һәм ведомстволар, тәрбия эше буенча мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре яшь буынны тәрбияләүдә гаилә кыйммәтләренең ролен күтәрү турында фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
«Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитетында "2023 елда партиянең төбәк бүлекчәләренең агымдагы бурычлары турында» дигән темага селектор киңәшмәсе булды. Видеоконференция режимында әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты депутатларның инициатив төркеменә тәкъдим ителгән редакциядә Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында кертелгән закон проектын кире алырга тәкъдим итте. Мондый карар бүген профильле комитет утырышында кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия галиме, Россия Фәннәр академиясе академигы Валерий Чарушинга органик химия өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен Владимир Марковников исемендәге Халыкара премия тапшырды. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узды.
Бүген Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан - яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышында республика агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, хәрәкәт әгъзалары 2022 елдагы эшкә нәтиҗә ясадылар һәм алдагы чорга планны расладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан - яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар җәмәгать судьясы вазыйфасына кандидатураны карадылар, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзалары составын яңарттылар һәм берничә закон проектын карадылар. Аны комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров үткәрде.
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында “Ел инженеры” III республика бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Премияне тапшыру инициаторы булып ел саен “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге һәм “Яшь гвардия” тора. Бүләкләрне Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, РФ сенаторы Александр Терентьев, Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре тапшырды.
Бүген Казанда күптелле укыту мохите белән дәүләти-хосусый партнерлык форматында гамәлгә ашырылган республикада беренче ачылган полилингваль белем бирү учреждениесе “Бала-Сити”ның ун еллыгына багышланган тантаналы чара узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин педагогларны, укучыларны һәм ата-аналарны истәлекле вакыйга белән котлады.
Бүген Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләрендәге балалар өчен быел беренче хәйрия Чыршы бәйрәме булды. Бәйрәм "Мәрхәмәт – Милосердие" берләшмәсе депутатлары инициативасы белән уздырылды.