Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
10
июнь, 2022 ел
җомга

Бүген Казанда РФ ФҖ Дәүләт Думасының Үзбәкстан Республикасы парламенты белән элемтәләр буенча депутат төркеме һәм Үзбәкстан Республикасы закон чыгару палатасының РФ Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек буенча парламентара төркеменең уртак утырышы узды.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Үзбәкстан Республикасы Закон чыгару палатасы Олы Мәҗлесенең   РФ ФС Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек буенча җитәкчесе, Инновацион үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм мәгълүмат технологияләре мәсьәләләре комитеты рәисе Илхом Абдуллаев җитәкчелегендә Татарстанга килгән Үзбәкстан Республикасы парламенты депутатлары белән очрашты.

Бүген Татарстан башкаласында Евразия интеграциясенең Казан халыкара конгрессы-2022 эшли башлады, ул Евразия интеграциясе процессларын тирәнәйтүгә һәм киңәйтүгә багышланган. Конгрессның пленар утырышында катнашучыларга республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт буенча төбәк программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Алтмыш дүртенче утырыш юбилей утырышы булды, быел Идел буе закон чыгаручылары ассоциациясе эшли башлавына 20 ел тулды.


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы депутатлары «Балалар илне сүрәтли» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Шәһәрнең күңел ачу үзәкләренең берсендә узган тантанада депутатлар Римма Ратникова, Людмила Рыбакова һәм Артур Габделҗанов катнашты.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз икенче утырышы 15 июньдә узачак. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Әлки районының Сиктерме-Хузангай авылын Сиктерме авылы дип үзгәртү мәсьәләсе буенча гавами тыңлаулар билгеләү турында Карар кабул ителде.

Бүген парламентта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан белән РФнең чиктәш субъектлары арасында кадастр чикләрен билгеләү буенча килешүне раслау турында сөйләштеләр. Утырышта шулай ук республиканың кайбер законнарына  үзгәрешләр кертелде.

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында депутатлар Олег Коробченко кандидатурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфасына килештерделәр, эре сәүдә челтәрләре альянсларын булдыру һәм дәүләт-шәхси партнерлык проектларына дәүләт ярдәме чараларын киңәйтү юлы белән ваклап сату әйләнеше үсешен тәэмин итү чаралары турындагы мәсьәләләрне карадылар.

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар берничә контроль мәсьәләләрне һәм закон проектларын карадылар


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International