«Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы законы проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнде. Документны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президентының мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында мәҗбүри хисабы 2021 ел нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы утырышында каралды. Хисапны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде, ул республика законнарында кайбер федераль законнарга кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алу зарурлыгына бәйле рәвештә әзерләнгән.
Бүген Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проект беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде, аны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Сүз «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 29 ноябрендә кабул ителгән 382-ФЗ номерлы Федераль закон турында бара.
Дәүләт Советы депутатлары Россия Президенты Владимир Путинның Украинаны демилитаризацияләүгә һәм денацификацияләүгә, Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән гамәлләрен хуплады. Бүген парламент утырышында илнең лидерына тиешле Мөрәҗәгать кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2021 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап каралды. Бу мәсьәлә буенча республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз беренче утырышы ачылды.
Соңгы сайлау кампанияләре барышында Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарында гражданнар җыеннарында кергән наказларны үтәү мәсьәләләре турында бүген Дәүләт Советының утыз беренче утырышы алдыннан узган “Бердәм Россия” фракциясе һәм «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеменең уртак утырышында фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.