Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт Советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына "Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" федераль закон проектына 13 төзәтмә җибәрде. Гомумән алганда, алар федераль закон проектының 5 главасына кагыла. Бүген Дәүләт Советы утырышында төзәтмәләр каралды. Депутатлар  принципиаль каршы килгән нигезләмәләр арасында муниципаль вәкаләтләр һәм эш предметлары турында федераль закон нигезләмәләре, яңадан бүленә торган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру механизмнары һәм аларны финанслау, муниципаль берәмлекләр башлыкларын сайлау мәсьәләләре бар.

Тэги: егерме тугызынчы утырыш

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар Казан шәһәре Авиатөзелеш районы буенча җәмәгать судьясын сайладылар. ТР җәмәгать судьясы вазыйфасына кандидатураны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.

Тэги: егерме тугызынчы утырыш

Бүген иртәнге сәгать 10да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы ачылды, ул – агымдагы  елның язгы сессиясе кысаларында уздырыла торган беренче утырыш. 

Тэги: егерме тугызынчы утырыш

Бүген Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы алдыннан узган “Бердәм Россия” фракциясенең һәм “Татарстан - яңа гасыр” депутат төркеменең берләштерелгән утырышында Татарстанда илкүләм  проектларны гамәлгә ашыру һәм 2022 елга бурычлар турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар бакчачылык ширкәтләренә инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга бюджет субсидияләре бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы булды. Анда депутатлар парламентның егерме тугызынчы утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карады.


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты каршында төзелгән матди булмаган мәдәни мирас турында федераль закон проектын әзерләү буенча эшче төркемнең беренче утырышы булды. Утырыш эшендә Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, федераль закон проектын эшләү буенча эш төркеме әгъзасы Людмила Рыбакова катнашты. Утырыш видео-конференц-элемтә режимында узды.

Бүген, Россия фәне көнендә, Татарстан Фәннәр академиясендә әлеге вакыйгага багышланган тантаналы җыелыш узды. Республика галимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Шулай ук Фәннәр академиясенең гомуми җыелышы кысаларында Россия Президенты тарафыннан Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителгән узган елга нәтиҗәләр ясалды.


4
февраль, 2022 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, паллиатив ярдәм оештыру турында фикер алыштылар.


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында тарих, җәмгыять белеме һәм хокук укытучылары, депутатлар өчен видеоэлемтә режимында узган семинар кысаларында «Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына парламент дәресләренә старт бирелде. Әлеге чарада педагоглар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре дәресне уздыру тематикасы һәм методикасы турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы 10 февральдә узачак. Бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International