Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда Россия юристлары ассоциациясенең республика бүлеге эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Утырышны профиль комитеты урынбасары Александр Чубаров алып барды.
Татарстан Дәүләт Советы «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектына төзәтмәләр җибәрергә ниятли. Закон проекты РФ ФҖ Дәүләт Думасы тарафыннан бу елның 25 гыйнварында беренче укылышта кабул ителде. 23 февральгә кадәр закон чыгару инициативасы хокукына ия барлык субъектларның, шул исәптән регионнарның закон чыгару җыелышларының да, төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бар. Татарстан Дәүләт Советы шушы хокуктан файдаланачак. Республика парламенты депутатлары тарафыннан эшләнгән төзәтмәләр бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының һәм Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының уртак күчмә утырышы узды. Депутатлар үзмәшгульләргә һәм эшкуарларга дәүләт ярдәме мәсьәләләрен карады, Хисап палатасының сәнәгать мәйданчыклары аудиты нәтиҗәләре һәм балалар приютларының финанс эшчәнлеген тикшерү буенча хисапларын тыңладылар.
Җирле үзидарә системасын оештыру һәм камилләштерү, кануннар нигезендә җайга салу мәсьәләләре бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты каршындагы Эксперт советы утырышында каралды. Парламентарийлар һәм экспертлар "Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" федераль закон проектына әзерләнгән тәкъдимнәр һәм төзәтмәләр турында фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы узды. Чарада профильле комитетның алдагы утырышы барышында каралачак мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Утырышны Эксперт советы рәисе урынбасары Айнур Галимов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында төзелеш тармагын цифрлаштыру турында сүз барды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Парламентарийлар "Гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны сыйфатлы кайнар тукландыруны оештыру эше турында" ТР Дәүләт Советы Президиумы карарын үтәү турындагы мәсьәләне карап, мәктәп туклануы белән бәйле вәзгыятьне мониторинглауны дәвам итәргә булдылар. Мондый карар бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында кабул ителде, анда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында 2021 елда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча республика дәүләт программасының үтәлешенә йомгаклар ясалды. Моннан тыш, парламентарийлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм ведомствоның киләсе елга эш планнары турында фикер алыштылар. Шулай ук комитет утырышында республика һәм федераль закон проектлары каралды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ерлан Кошановны Казакъстан Республикасы Парламентының Мәҗлес рәисе итеп сайлануы белән котлады.
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы эксперт советы утырышы узды, анда "Гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны сыйфатлы кайнар тукландыруны оештыру эше турында" ТР Дәүләт Советы Президиумы карары үтәлеше турындагы мәсьәлә каралды.