Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе узды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Киңәйтелгән утырышта республиканың ЗАГС хезмәткәрләре узган елда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшләренә йомгак ясадылар һәм 2022 елга планнар буенча фикер алыштылар.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, үз округларының муниципалитетларында гражданнар җыеннарында булды, шулай ук камалышта булган  ветераннар белән очрашты һәм аларны Ленинградны фашист блокадасыннан  азат итү көне белән котлады.


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт яшьләр сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында каралды. Моннан тыш, парламентарийлар Хисап палатасының балалар өчен приютлар эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре турында фикер алышты. Аны комитет рәисе Светлана Захарова үткәрде.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның эксперт советлары рәисләре һәм профиль комитетларның җитәкчеләре белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин эксперт бергәлеге алдына  закон чыгару эшенең ачыклыгын һәм нәтиҗәлелеген күтәрерү, хокук куллану практикасын тирәнтен анализлу бурычларын куйды.


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында республиканың төрле районнарындагы суд участокларына билгеләп куелган җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Хезмәт таныклыкларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабат “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре итеп сайланды. Төбәк бүлегенең Казанда узган XXXIV конференциясе делегатлары шундый карар кабул итте. Моннан тыш төбәк бүлеге узган 5 елдагы эшенә хисап тотты. Конференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары, партиянең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак, республика районнарыннан 160ка якын делегат катнашты.

Бүген РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" партиясе Генераль советы Секретаре Андрей Турчак һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда 131 нче лицейда булды. Бөтен илгә танылган әлеге мәгариф оешмасы белән танышканнан соң, алар аны "Бердәм Россия" партиясе инициативасы буенча оештырылган мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасына кертүне хупладылар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм РФ ФС Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Цифрлы компетенцияләрне үстерү үзәге эше белән таныштылар.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, республика мәктәпләрендә кайнар туклануны оештыру эше белән таныштылар, муниципаль сәнәгать парклары резидентлары белән салым ташламалары бирүнең нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар.

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International