Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казан циркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Татарстан Президентының махсус дәүләт стипендияләрен "Созвездие - Йолдызлык" фестивале лауреатларына тапшырдылар.

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Лаеш районында«Үз-үзеңә ышан» республика балалар иҗаты фестивале узды, анда Татарстанның төрле районнарыннан һәм илнең якын төбәкләреннән дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ балалар катнашты. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт - Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова һәм парламент депутатлары котлады.

Интернет челтәрендә деструктив контентны тараткан өчен җинаять җаваплылыгын кертүне Дәүләт Советы депутатлары - Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзалары тәкъдим итте. Бу хакта бүген профильле комитет утырышында билгеле булды. Федераль законның тиешле проекты алдан фикер алышу процедурасын узды һәм комитетның киләсе утырышында каралачак. 

Дәүләт Советы депутатлары наркотик һәм психотроп матдәләр җитештерү һәм тарату өчен җаваплылыкны катгыйландыру тәкъдиме белән РФ ФС Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә планлаштыралар. Тиешле закон инициативасы бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында каралды. Дәүләт Советы сессиясендә хупланган очракта, Татарстан парламентарийлары РФ Җинаять кодексына һәм РФ Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектлары, шулай ук Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына  үзгәрешләрен кертү турында Россия парламентының түбән палатасына җибәреләчәк.

Корал сатып алуга хокук бирә торган яшьне 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арттырырга, шулай ук утлы озынча көпшәле һәм үз-үзенә зарядлы коралны бирү тәртибен катгыйландырырга - Дәүләт Советы депутатлары шундый  тәкъдимнәр белән чыга. Әлеге закон чыгару инициативалары турында депутатлар бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында фикер алыштылар. Татарстан парламентарийлары Дәүләт Думасына федераль законнарга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә ниятли. Аерым алганда, сүз "Корал турында" федераль закон һәм РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс турында бара.

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын йөкләү турындагы мәсьәләләрне карадылар. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре башка дәүләт гражданлыгы (яки яшәү рәвеше) булган очракта, үз постларын биләп тора алмыйлар. Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында шундый карар кабул ителде. Тиешле закон кабул ителгәннән соң Дәүләт Советы утырышында әлеге хокукый норма закон нигезендә беркетеләчәк.

Бүген, Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, Идел буе федераль округының закон чыгару җыеннарының хатын-кыз депутатлары катнашында видеоэлемтә режимында "Гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсе үсеше. Балалы гаиләләргә ярдәм"дип аталган дискуссия мәйданчыгы утырышы булды.  Аны ТР  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үткәрде.


30
май, 2021 ел
якшәмбе

Мәктәп волейбол лигасы — Татарстанда өч ел дәвамында гамәлгә ашырыла торган проект. Шушы вакыт эчендә республика инициативасы Россиянең күп кенә төбәкләре тарафыннан кабул ителде һәм чын мәгънәсендә халык проектына әверелде, диде ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сезон чемпионнарын бүләкләгәндә.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе,  “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре  Фәрит Мөхәммәтшин партия исемлеге буенча прймеризда катнашты. Ул Казанның 18 нче мәктәбендәге сайлау участогында тавыш бирде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International