Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы депутатлары ТР Бюджет кодексына үзгәреш кертү турында республика закон проектын кабул итте. Документ федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Бүген парламент утырышында «Татарстан Республикасында органик продукция җитештерүне үстерү турында» ТР закон проекты беренче укылышта кабул ителде. «Республикада һәм тулаем илдә шушы эшкә тотыныр вакыт җитте», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта кабул ителде.

Бүген парламентның унтугызычы утырышында «Татарстан Республикасында гражданрарның җыелышлар, мтинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР закон проекты каралды.

Бүгенге утырышта Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде. Закон проектында судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре вәкаләтләре чоры беркетелә.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары эчке эшләр министрының 2020 елда полиция эшенең торышы турында Татарстан Республикасы буенча хисабын тыңладылар.

Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы ачылды.

Бүген «Татарстан - Яңа гасыр» депутат төркеме җыелышы булды, анда парламентарийлар республикада сәнәгать туризмын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» парламент фракциясе утырышында республика шәһәрләрендә һәм авылларында уңайлы мохитне комплекслы үстерү механизмнарын булдыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International